Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 00:30

Сырхаулар урап узсын!

“Битлекне күпләгән кешеләр белән аралашканда яки урамга чыкканда гына кияргә кирәк”.

“Битлекне күпләгән кешеләр белән аралашканда яки урамга чыкканда гына кияргә кирәк”.
Бүген БР Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган брифингта министр Максим Забелин болай дип үзе белдерде.
“Өйдә битлекне киеп йөрү мотлак түгел. Әгәр өйдә респиратор инфекция белән авыручы булса, ул вакытта – әйе. Ул кешегә дә битлекне 24 сәгать киеп йөрү кирәк. Үзизоляциядә булганда – кирәкми”, дип өстәде министр.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бездә яңа төр вирус диагнозы куелган тагын бер кеше савыкты.
Бүген, 13 сәгатькә Башкортстанда тагын ике кешедә шул авыру теркәлде. Бездә бүгенгә ун COVID-19 диагнозлы пациент бар.
Ә Русия буенча, үткән тәүлектә аны 771 кеше эләктерүе ачыкланган. Җәмгысе, 3548 авыру бар. 235 кеше савыгып чыккан.
Инде күрәчәк булмасын!
Читайте нас: