Мәскәү мэры моңа каршы икән...
“Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләргә вирус чорында дүртәр мең акча тараталар икән” дигән сүз таралу башка өлкәләрдә яшәүчеләрдә ризасызлык тудырырга өлгергән иде инде.
Бу уңайдан хәлләргә ачыклык кертеп Мәскәү мэры Сергей Собянин болай диде: “мин эшләмәгән көннәр шартларында финанс ярдәме таратуга каршы”. Аның фикеренчә, акча тарату аркасында бюджетлар, хәтта сәламәтлек саклау системасын да тәэмин итә алмыйча, шартларга мөмкин.
“Бу чорда бизнес та үзенең социаль позициясен күрсәтергә тиеш, минем фикеремчә, күпчелек предприятиеләрнең бүген эшкә йөрмәүче кешеләрне тәэмин итәрлек мөмкинлекләре бар. Сүз бит әлегә нибары бер ай турында бара”,- диде ул.