Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 01:25

Ике төбәк арасы, постлар аша чыгасы...

Барысы да эпидемиологик хәл аркасында инде...

Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә ЮХХДИ постлары куелган.
Өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча, полицейскийлар барлык транспорт чараларын тикшерәләр, машиналар агымын бер полосага калдырып, реверсив хәрәкәт оештырганнар.
“Барлык водительләр һәм пассажирлар яшәгән урыннарына әйләнеп кайта. Бары тик Чиләбе өлкәсе аша транзит белән баручы, туклану продуктлары һәм иң кирәкле товарлар ташучы йөк машиналарына гына искәрмә ясала”, - дип ачыкладылар Чиләбе өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгында.
Водительләрне чиккә җиткәндә тавыш көчәйткеч аша кертелгән чикләүләр турында искәртәләр һәм үзизоляция режимы турында хәтергә төшерәләр.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: