Семенов әйтүенчә, борщ урынына поварның гади “свекольник” килеп чыккан. Дөресрәге, ит шулпасында пешерелгән “чөгендерле-кәбестәле-бәрәңгеле” аш. Ләкин беркемнең дә кәефе бозылмаган. Чөнки, беренчедән, аш би-и-ик тәмле булган. Икенчедән, барысы да өй ашларын сагынган, шуңа күрә борщны ”җәлп” иттереп кенә куйганнар.