Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 13:30

Башкортстанда үзизоляция режимы озайтылды

Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, төбәктә тулы үзизоляция режимы ким дигәндә тагын бер атнага озайтыла.
Бу хакта ул бүген хөкүмәттә коронавирус инфекциясе буенча үткән киңәшмәдә хәбәр итте.
“Бездә, гомумән алганда, үзизоляция режимы яхшы бара, моның өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Әлбәттә, ил президенты указы белән кертелгән 30 апрельгә кадәр эшләми торган көннәр фикер алышуга карамый. Бездә нәрсә эшлиячәк, нәрсәләр юк икәнлеген анык билгеләргә кирәк. Икенче сорау – үзизоляция режимы. Без указ кабул иттек, аның тәмамлану датасы, хәтерем ялгышмаса, ачык. Шуннан чыгып, үзизоляция икенче атнада да эшлиячәк. Аннары инде хәлнең ничек булуына карарбыз. Режимның бераз демократлаштырылуы да ихтимал. Шунысы мөһим – карарлар кабул итү хәзер безгә йөкләтелде”.
Билгеле булуынча, Башкортстанда 31 мартта 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарны тулы үзизоляцияләү турындагы указы үз көченә керде. Шул рәвешле, шәһәр һәм авылларның яшәеше өчен мөһим хезмәтләр күрсәтүчеләрдән башкалар барысы да өйдә булырга тиеш.
Җитди сәбәпләр булганда гына урамга чыгарга ярый. Аларга түбәндәгеләр керә:
– ашыгыч яки кичектергесез медицина ярдәме таләп ителсә (медиклар озата бара);
– кибет яисә даруханәгә барырга кирәксә: үзең белән паспорт алырга һәм 150 метрдан ерак китмәскә;
– эшкә барганда: үзең белән паспорт һәм эш бирүчедән алган белешмә булырга тиеш;
– шулай ук чүп түгәргә һәм йорт хайваннарын тышта йөртеп керергә мөмкин, әмма йорттан ерак китәргә ярамый.
Кешеләр җәмәгать урыннарында һәм транспортта бер-берсеннән 1,5 метр дистанция сакларга тиеш.
Әйткәндәй, коронавирус буенча карантин режимын бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф карала.
Читайте нас: