Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 13:03

Башкортстанда тагын бер кеше коронавирусны җиңде!

Шундый шатлыклы хәбәрләр күбрәк булсын иде.

Бу хәбәрне брифингта БР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада 3нче кеше терелеп чыккан.
Искәртеп узабыз, хастаханәдән беренче булып, Европа буенча круиз вакытында вирус эләктергән Дүртөйле кешесе савыгып, өенә җибәрелде, икенчесе - башта табибларга чит илдә сәяхәттә булуын яшергән 51 яшьлек уфалы. Инде өченчесе - яшь кыз терелеп чыккан.
Читайте нас: