АКШ галимнәре SARS-CoV-2 коронавирусына каршы вакцинаны тычканнарда сынагач, нәтиҗәләре белән уртаклашканнар. EBioMedicine басмасында язуларынча, белгечләр аны уйлап тапканда Sars - МЕRS вируслары белән көрәшү тәҗрибәсенә таянып эш иткәннәр, дип яза РИА-Новости.
«Бу ике патоген да - Sars-CoV-2 вирусларының якын туганнары, ә тикшерү вакытында шул ачыкланган: аларның тышчасындагы аксымнарның берсе, S-аксым, иммун җавап барлыкка килүе өчен әһәмиятле. Без яңа вирус белән ничек көрәшергә кирәклеген алдан ук белә идек дип әйтергә була», – дип белдергән тикшеренү авторларының берсе, Питтсбург университеты доценты Андреа Гамботто.
Лабораториядә тычканнар белән тәҗрибәләр үткәргән вакытта галимнәр вакцина организмга эләккән вакытта вирусны нейтральләштерү өчен SARS-CoV-2 өчен үзенчәлекле антитәнчекләрнең бүленеп чыгуын ачыклый алганнар.
Хәзерге вакытта белгечләр вакцинаны кешеләрдә сынап карарга булганнар.