Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 14:45

Якташларыбыз Уфага кайтып җитте!

Үзебезнекеләрне авыр хәлдә калдырмыйбыз, Аллага шөкер!

Коронавирус баш калкыткан мәлдә чит илләрдә ялда калган якташларыбызга туган илгә кайтырга ярдәм кулы сузалар. Шушы көннәрдә Һиндстаннан дүрт турист якташыбыз исән-сау кайттып җитте – аларның кайтуын төбәк башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе контрольдә тотты.
Якташларыбыз Русия илчелеге һәм Башкортстан властьларының уртак тырышлыгы белән, пандемия аркасында чикләр ябылуга карамастан, Аэрофлот рейсына эләгә алдылар һәм туган якларга бер проблемасыз кайтып җиттеләр.
“Ниһаять, туган җир! Кайтып җиттек, барысы да әйбәт, - ди уфалы Юлиана Хәкимҗанова. – Аэропортта бездән барлык кирәкле анализларны алдылар, барлык анкеталарны тутырдык, барысы да дустанә мөнәсәбәттә һәм оператив башкарылды. Радий Фәрит улы Хәбировка, тышкы икътисади элемтәләр һәм туризм буенча дәүләт комитетларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Һәрвакыт элемтәдә тордылар, без Делида чакта да, юлда кайтканда да хәлне контрольдә тоттылар. Күп сорауларда ярдәм иттеләр. Өйгә кайтып җитүгә бик шатбыз”.
Туристлар Һиндстанга оешкан төркем составында киткәннәр. Бу илдә җәмәгать транспортының эшчәнлеге 15 апрельгә кадәр туктатылганлыктан, якташларыбыз аэропортка, үз рейсларына вакытында барып җитә алмаган. Алар социаль челтәрләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки Һиндстанда хәлләр авырлышканнан авырлаша бара.
Туристларыбызның мөрәҗәгатен республикада 2018 елның азагында эшли башлаган “Инцидент-менеджмент” автоматлаштырылган система тотып алган. Арытабан бу проблеманы хәл итүгә республика җитәкчелеге кушылды.
“Ярдәм кулы сузуыгыз өчен зур рәхмәт!” – диләр Гөлнара Бурангулова һәм Елена Гаврилова.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: