Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 12:12

Урамнарда берсе дә юк

Үзизоляциянең икенче көне башланды.

«Яндекс. Карты» мәгълүматлары буенча, үзизоляция индексы Уфада 2 апрель көнне иртәнге сәгать 8.00дә 4,5 балл тәшкил иткән.

Халык саны буенча республикада икенче зур шәһәр Стәрлетамакта бу күрсәткеч — 4,8 балл. Программаны уйлап чыгаручылар сүзләре буенча, гадәти көннәрдә үзизоляция дәрәҗәсе түбән, 0гә тигез. Максималь индекс исә 5 балл тәшкил итә, бу күрсәткеч гадәттә төнлә була.

Хәтерегезгә төшерәбез, 31 мартта Башкортстанда үзизоляция режимы кертелде. Хәзер 5 апрельгә кадәр республика халкы яшәгән урыннарыннан чыгып йөрмәскә тиеш. Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекцияле 8 кеше бар.
Читайте нас: