Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 00:48

Табиб 50ләп пациентка вирус йоктыруда шикләнелә

Дөрес булса, эшләр харап бит.

Сыктывкарның Эжвин районы хастаханәсе табибы 50дән артык пациентка коронавирус йоктыруда шикләнелә. Бу хакта ТАСС җирле массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән хәбәр итә.
Басмалар язуынча, февраль ахырында табибның балалары Европада йөреп кайтканнар. Ләкин рәсми рәвештә бу мәгълүмат әлегә расланмаган.
Төбәктә теркәлгән 54 зарарлану очрагының 53е нәкъ менә Эжвин хастаханәсендә ачыкланган, шуларның 32се — соңгы тәүлек эчендә. Медучреждение 14 көнлек карантинга ябылган, дип хәбәр итте Коминың Сәламәтлек саклау министры Дмитрий Березин.
Читайте нас: