Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 16:01

Тәүлек эчендә 771 кешедә коронавирус ачыкланган

Бу мәгълүматларны оператив штаб хәбәр итә.

Гомум авыручылар саны Русиянең 76 төбәгендә барлыгы 3548 кеше тәкшил итә.
Яңа очраклар илнең 29 төбәгендә теркәлгән. Аларның иң күбесе — 595 очрак — Мәскәүдә теркәлгән. Башкалада барлыгы 2475 кеше коронавирус белән авырган. Яңа авыручылар саны буенча да беренчеләр исәбендә — Мәскәү өлкәсе (43), Санкт-Петербург (22) һәм Түбән Новгород өлкәсе (13).
Узган тәүлек эчендә тәүге тапкыр Ямал-Ненец автономияле округында да “таҗлы” вирус белән авыручы 2 пациент теркәлгән.
Шул ук вакытта шатлыклы хәбәрләр дә юк түгел — соңгы тәүлектә 45 кеше бу чирне җиңгән. Терелүчеләрнең гомум саны 235кә җиткән.
Үлүчеләр саны — 30 кеше.
Мәскәү, Мәскәү яны, Санкт-Петербург һәм башка дистәләгән төбәкләрдә үзизоляция режимы кертелде. Ул шәһәр буйлап йөрүне шактый чикли. Өйдән эшкә, табибка барыр өчен, кибеткә, аптекага, маэмай белән тышта йөреп керер өчен, чүп түгәргә чыгарга була.
Читайте нас: