Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 00:31

Сигезенче кешедә коронавирус табылган

Монысы тагын Күмертауда.

1 апрельдә Кумертауда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән. Бу хакта шәһәр мэры Олег Фролов хәбәр итте.
Башкортстанда сигезенче зарарланган кешенең моңа кадәр коронавирус ачыкланган 67 яшьлек ханым белән элемтәдә булганмы-юкмы икәнлеге билгесез. Ягъни әлегә вирус аңа кайдан һәм ничек килеп эләгүе ачыкланмаган.
Фролов урындагы халыкка үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмаска боерды һәм юк-бар сәбәпләр табып, урамга чыгып йөрмәскә кисәтте.
"Хәзер иң куркынычсыз урын — сезнең өйләрегез! – дип искәртә җитәкче.
Билгеле булуынча, кичә Күмертауда тагын бер коронавирус йоктыручы пәйда булды. Ул — Европадан кайткан 67 яшьлек пенсионер. Халык сүзләренә караганда, ул үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән һәм үз йомышлары белән шәһәр буйлап йөргән.

Хәзерге вакытта республикада коронавирус авыруын йоктырган 8 кеше исәпләнә. Берсе терелеп, кичә дәваханәдән чыкты.
Читайте нас: