Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 03:35

Радий Хәбиров республика халкына рәхмәт әйтте

Үзизоляция режимын ул табиблар киңәше буенча керткән.

Коронавирус инфекциясенең иң югары ноктасыннан чыккан башка илләр тәҗрибәсе үзизоляциянең вирус таралуга каршы төп һәм иң нәтиҗәле чара булуын ачык күрсәтте. Башкортстан халкына аңлылыгы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Кешеләр киңәшләргә колак салды, ышанды һәм берникадәр вакыт түзәргә кирәк икәнлеген аңлады. Кире күренешләрне мөмкин кадәр аз булдырыр өчен барын да эшләячәкбез. Әмма безгә бердәм булырга һәм бу инфекция белән оешкан төстә көрәшергә кирәк. Әлегә өйдә торырга кирәк”, — дигән Радий Фәрит улы “Башинформ” агентлыгы журналистына.
Читайте нас: