Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 14:06

Радий Хәбиров: Бер үлем дә булмавы мөһим

Дим бистәсендәге дәваханә авыруларны кабул итәргә әзер, ди.

Кичә Радий Хәбиров Уфа хастаханәләренең коронавирус инфекцияле диагнозлы пациентларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде.
Төбәк Башлыгы Дим бистәсендәге дәваханәне барып күрде. Аны өлешчә (215 урынга) авырулар өчен бушаттылар. Монда COVID-19ны йоктырган балалар һәм өлкәннәр, шулай ук йөклеләр өчен дә урыннар бар.
Дәваханәнең баш табибы Фәнил Шәмигулов сөйләвенчә, кыска срокларда барлык тиешле эшләр башкарылган. Медиклар палаталарга кислород тоташтырган, хастаханәне тиешле аппаратура белән җиһазландырган.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин дәваханә авыруларны кабул итүгә әзер дип белдерде. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исә инфекционист медиклар катлаулы шартларда эшләгән өчен өстәмә түләүләр алачак дип белдерде.
Авырулар саны азайсын дигән максат куя алмыйм мин. Бу безнең ничек эшләвебезгә бәйле булачак. Әмма психологик яктан да, кешелеклелек ягыннан да бер үлем дә булмавы мөһим, — диде Р.Хәбиров. — Авыру билгеле булгач та, аңа бар көчләрне багышларга кирәк — иң яхшы табибларны, тәҗрибә, даруларны, сакчыл карауны. Бу ситуация — барыбыз өчен дә чакыру.
Читайте нас: