Владимир Путин халыкка телемөрәҗәгатендә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында эш көннәре булмаган срокны 30 апрельгә кадәр билгеләргә кирәк дип белдерде. Апрель тәмамланганчы барлык эш көннәре ял буларак игълан ителә.
“Коронавирус таралу белән бәйле хәлләр рөхсәт итә икән, эш көннәре булмаган срокны кыскартачакбыз”, — диде Президент.
Моңа кадәр Путин Русия халкына 25 мартта мөрәҗәгать иткән иде.
Коронавирус инфекциясе таралу белән көрәшкә багышланган чыгышында ул 30 марттан алып 5 апрельгә кадәр ял көннәре игълин иткән иде. Предприятиеләр бу көннәрне хезмәткәрләренә эш хакларын тулысынча сакларга тиеш. Бу көннәр отпускка керми. Шул ук вакытта берөзлексез эшли торган гражданнар категориясе дә бар, байтак оешмалар эшләрен читтән (өйдә торып) дәвам итә.
“Эш атнасы булмаган вакыт арасында, шулай ук үзизоляция режимы безгә күп эшләр эшләргә, властьның бөтен органнарын мобилизацияләргә, сәламәтлек саклау системасы ресурсларын үстеререгә, кыскасы, эпидемия белән нәтиҗәле көрәшер өчен бераз гына булса да вакытны отарга мөмкинлек бирде”, — диде Путин.
Президент шуны да ассызыклады: әлегә җитди хәвефтән өлкән буынны саклап кала алу, балалар бакчаларында, мәктәп, вузларда эпидемия башлануга юл куймау бик мөһим.
“Хәвеф саклана. Вирусолог белгечләр сөйләвенчә, эпидемиянең иң югары ноктасы дөньяда, шул исәптән безнең илдә дә, әле үтелмәгән”, — дип өстәде Путин.