Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 01:06

Мәскәүдә коронавирус йоктырган якташыбызны эзлиләр

Бәлки ул Башкортстанга кайтып киткән?

Мәскәү полициясе Башкортстанда туып-үскән 28 яшьлек егетне эзли. Аңарда коронавирус барлыгы ачыкланган.


Медиклар Космонавтлар урамындагы бер йортта яшәүчедә инфекция раслануын махсус бригадага хәбәр иткәч, алар килүгә егет качкан. «КП – Уфа» хәбәр итүенчә, югалган егет тумышы белән Салават шәһәреннән. Хокук сакчылары аның Башкортстанга кайтып китүе ихтимал, дип белдерә. Игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагы, дуслар!
Читайте нас: