Үзизоляция шартларында йорттан чыгып йөрергә ярамаганлыктан, коммуналка өчен вакытында түләмәгән өчен идарә итүче компанияләр пеня өстәрме? Башкортстан халкын шушы сорау борчый иде.
2 апрельдә Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Мамаев бу җәһәттән болай диде: “2020 елның 1 мартыннан идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр тарафыннан пенялар өстәлмәячәк”.
“Бу хәл үзизоляция чоры тәмамланганчы дәвам итәчәк. Ләкин бу коммуналка өчен түләмәскә ярый дигән сүз түгел. Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы барлык гражданнарга әйтәсем килә: мөмкинлек булса, түләгез, әлбәттә”.
Илдус Мамаев шулай ук коммуналь хезмәтләрнең элекке режимда эшләве турында әйтте.