Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 13:25

Халык исәбен алу күчерелерме?

Күп кенә зур чаралар билгесез вакытка кичектерелде.

Коронавирус таралу хәвефе арту алдан билгеләнгән күп чараларны кичектерергә мәҗбүр итте.
Росстат та Бөтенрусия халык исәбен алуны алдагы елга күчерергә тәкъдим итә.
“Росстат җитәкчелеге әле агымдагы хәлне анализлый. Ул җанисәп нәтиҗәле һәм алдан билгеләнгән форматта үтсен өчен аны оештыру һәм үткәрүнең төрле алымнарын тәкъдим итәргә әзер”, – диде ведомство җитәкчесе Павел Малков.
Халык исәбен алуны үткәрүгә 50 миллиард сум тотынылачак, дип хәбәр иткәннәр иде элек.
Читайте нас: