Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 14:55

Дистанцион укыту көн саен бер үк вакытта башланачак

6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион укый башлый.

Башкортстанда 6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион укый башлый.
Дәресләр тезмәсе шул ук калачак, дип хәбәр итте республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүгенге брифингта.
“Мәктәптә ничек укыйбыз, шулай ук укыячакбыз. Хәзер мәктәпләрнең барысында да бер сменада укыйлар. Кабинетлар җитмәгәндә генә ике сменада укытырга туры килә. Дистанцион укуда кабинетлар мәсьәләсе юк, шуңа укыту республика буенча бер үк вакытта – көн саен 10.00 сәгатьтә башланачак”, – диде ул.
Читайте нас: