Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 15:15

Башкортстанда тагын 2 кеше коронавирус йоктырган

Бу хакта мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында басылды.

Башкортстанда тагын 2 кеше коронавирус йоктырган.
Бу хакта мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында басылды.
Шул рәвешле республикада чирләүчеләр саны 10 кешегә җитте. Аларның берсе терелде. Яңа чирләүчеләр, аларның кайсы дәваханәдә икәнлеге турында әлегә мәгълүмат юк. Бу хакта бүгенге брифингта әйтелер, мөгаен.
2 апрель иртәсенә билгеле булуынча, төбәктә 107 кеше COVID-19 вирусына шикле дип санала. Аларның 14е – балалар һәм үсмерләр. Бу пациентлар барысы да анализ нәтиҗәләрен көтә.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак әйтүенчә, коронавируска шикле кешеләр буенча 5635 тикшерү үткәрелгән.
Читайте нас: