Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 апрель 2020, 22:25

104 яшьлек ветеран терелгән

Ике күршесе бу атнада якты дөнья белән хушлашканнар.

АКШның Орегон штатында 104 яшьлек икенче бөтендөнья сугышы ветераны Билл Лапсчис коронавирус белән чирләп терелгән. Fox Neus телеканалы хәбәр итүенчә, ул дөньяда бу чирдән терелүче иң олы кеше. Аңа бу атна башында 104 яшь тулган.
Билл Лапсчис Лебанон шәһәрендә урнашкан сугыш ветераннары өчен тәгаенләнгән картлар йортында коронавирус эләктерүче 15 кешенең берсе. Ике пациентлары бу атнада якты дөнья белән хушлашкан.
Джонс Хопкинс университеты биргән мәгълүматларга караганда, АКШта бүгенге көнгә 216 мең кеше коронавирус белән чирли, 5,1 мең кеше үлгән.
Чыганак: nation-news.ru
Фото: pixabay.com
Читайте нас: