Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 12:35

Ваемсыз ана кешеләрне чыгырларыннан чыгарган

Ул курыкмыйча сабыен карусельгә утырткан.

Үзизоляция режимына күчүгә карамастан, баласы белән балалар мәйданчыгына саф һава суларга чыккан әни башкортстанлыларны чыгырларыннан чыгарган.
Балалар мәйданчыгы тыюлы тасмалар белән уратылган булуына карамастан, ул сабыен карусельгә утырта. Бу хактагы видеоязманы Мәләвез халкы социаль челтәрләргә урнаштырган.
Интернет-кулланучылар ике лагерьга бүленгән. Берәүләр монда бер куркыныч та юк, чөнки янәшәдә беркем күренми, ә балага саф һава кирәк, ди. Икенчеләр исә бу фикерне хупламый.
—Бәлки, шунда ук Коммунаркага җибәрергәдер?
—Бу мәйданчыкта аларга кадәр кем генә йөрмәгән! Аларның берсе дә чирләми дип кем әйтә ала?
—Аз гына киңрәк фикер йөртеп карагыз әле. Бу таганнар дезинфекцияләнмәгән, анда нинди генә пычрак юк!
—Әлбәттә, кемдер дөнья алар өчен туктаган дип исәпли бит. Халыкның 90% нәрсә булуын аңлап бетерми шикелле.
Хәтерегездә булса, кичә, 31 мартта, кичке сәгать 20.00дән соң республика тулы үзизоляция режимына күчте. Карантинны бозучыларга 15-45 мең сумлык штраф салачаклар.
Интернеты һәм телевидениесе булмаган кеше бик сирәктер. Шуңа, дуслар, коронавирус турында бераз мәгълүмат өйрәнегез. Үзегезне саклагыз!
Читайте нас: