Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 16:35

Тәүлек эчендә 440 яңа коронавирус очраклары теркәлгән

Үзегезне саклагыз, дуслар!

Узган тәүлек эчендә Русиядә яңа 440 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.
Илебездә барлыгы 2777 кеше бу мәкерле чирне йоктырган дип исәпләнә.
Бу хакта вирус белән көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. 190 кеше терелгән. Үткән тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны 24кә җиткән.
Башкортстанда барлыгы 8 кеше бу инфекцияне йоктырган. 1 кеше, терелеп, дәваханәдән чыккан.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстанда кичә кичке сәгать 20.00дән соң республика башлыгы Радий Хәбировның тулы үзизоляция хакындагы указы үз көченә керде.
Читайте нас: