Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 18:45

Сибайда ит сатучы тагын бер кешегә вирус йоктырган

Бу хакта шәһәр мэры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.

Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов хәбәр итүенчә, Сбербанкның Чиләбе өлкәсендәге Кызыл бүлеге хезмәткәрендә коронавирус табылган.
Хезмәткәр Сибай базарында ит сатучы коронавируслы кеше белән аралашкан булган.
Мәгълүм булуынча, Чиләбе өлкәсендә яшәүче ике кеше чит илгә барып кайтканнан соң, үзизоляциягә китмичә, сәүдәләрен дәвам иткәннәр. Алар 22 мартта Сибайның шәһәр базарында ит сатканнар. Алар белән аралашкан 227 кеше әле үзизоляциягә киткән.
“Безнең шәһәр кешеләренең соңгы ике атнада күрше Кызыл авылындагы Сбербанкка мөрәҗәгать итүләре ихтимал. Исегезгә төшерәм, мондый кешеләргә мәҗбүри рәвештә үзизоляция режимына күчәргә һәм Сибайның Үзәк дәваханәсенә хәбәр бирергә кирәк. Моның өчен “кайнар линия”гә шалтырату да җитә. Дәваханәгә бару соралмый. Чир билгеләре булганда тиз арада табиб чакыртыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Афзалов шәһәр халкына.
“Кайнар линия” телефоны: 8-963-909-51-30, 8-927-234-83-80.
Моңа кадәр Чиләбе өлкәсенең ашыгыч ярдәм фельдшерында Covid-19 табылды. Ул Сибайда ит сатучыдан анализ алган булган.
Читайте нас: