Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 13:16

Радий Хәбиров: Дружинникларны да җәлеп итегез

Аларның да ярдәме зур, дигән фикердә төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына үзизоляция режимын контрольдә тотарга ярдәм итәр өчен ирекле халык дружиналарын җәлеп итәргә кушты.
Хәтерегезгә төшерәбез, 31 мартта сәгать кичке 20.00дән республикада гражданнар өчен тулы үзизоляция режимы кертелде.
“Аларга өстәп, армиядә хезмәт иткәннәрне, Чечня һәм Әфганстанда хәрби хезмәттә булучыларны, хәрби кардәшлек, ветераннар оешмалары әгъзаларын җәлеп итәргә дә була”, — диде Радий Хәбиров.
Аныү сүзләре буенча, властьның гражданнар аңлы рәвештә барлык таләпләрне дә үтәр дигән ышанычы юк, шуңа андый ярдәм бик урынлы.
Дружинникларга тиешле статус бирергә, инструктаж үткәрергә кирәк, патрульгә алар бары тик эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән чыгарга тиеш”, — дип аңлатма бирде төбәк җитәкчесе.
Дружинниклар “йомшак, сак кына, ышандырып, әмма нәтиҗәле эш итәргә” тиеш диде Радий Фәрит улы.
Дәваханә һәм кибетләрдә ким дигәндә 1,5 метрлык дистанцияне үтәү мөмкинлекләре дә булдырылырга тиеш, дип белдерде ул.
Читайте нас: