Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 15:25

Ничек үзебезгә антисептик эшләргә?

Аның бер авырлыгы да юк, дуслар.

Коронавирустан саклану өчен табиблар антисептиктан файдаланырга киңәш итә. Ләкин аларны санаулы көннәр эчендә сатып алып бетерделәр. Ә йорт шартларында антисептик эшләп буламы?
Ирина Заһитова.
Аскын районы.
“Теләсә кайсы сабын антисептик сыйфатларга ия, - дип исәпли бу җәһәттән профессор, Мәскәү терапевтлар фәнни оешмасы рәисе Павел Воробьев. - Моннан тыш, теләсә кайсы төр спиртлы сыекча – шул исәптә аракы да – шулай ук антисептик ул.
Әгәр йортыгызда даруханәдән алынганы да, башка алкогольле эчемлек тә булмаса, нәнәйләр рецептын кулланырга була. Ул болай эшләнә: кәгазьне аласың, яндырасың, көлен су белән кушып болгатасың. Барлыкка килгән “щелок” – шул ук антисептик. Аның белән кул юарга була. Сабынны уйлап тапканчы кешеләр шушы “щелок” белән кер юганнар, үзләре дә юынганнар”.
Антисептиклар турында сүз чыккач, гәзит укучыларга “Дом-2” йолдызы, телевидениедә алып баручы Ольга Бузованың алымы турында да әйтеп китик. “Мин кулларымны үземчә дизекфекциялим, - ди ул. - Хәзер даруханәләрдә спиртлы салфеткалар табуы авыр булганлыктан, мин гади салфеткалар алам. Кабына бераз аракы агызам, ул салфеткаларга сеңә, шуның белән кулларымны сөртәм. Бик уңайлы әйбер”.

Чыганак: АиФ.

Фото: bankomet.com.ua

Читайте нас: