Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 18:15

Коронавирус вакытында эш бирүчеләрнең кара исемлеге төзелә

Эш буенча бәхәсле хәлләр килеп чыкканда кайнар линиягә шалтыратырга мөмкин.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республикада эш бирүчеләрнең кара исемлеге төзелде, дип белдерде.
Исемлеккә гражданнардан зарлар килгән компания һәм оешмалар кергән.
“Кешеләр зарлана. Һәм без иртәгәдән консультацияләр башларга булдык. Халык күпләп җыелмасын өчен сөйләшүгә кешеләрне берәмләп чакырачакмын, – диде Ленара Иванова. – Тыңлау графигын төзибез һәм һәр оешма буенча нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлаячакбыз. Чөнки анда эштән китәргә, түләүсез административ отпусклар алырга мәҗбүр итүләр бар. Безнең максат җәза бирү түгел, максат – хуҗалык итүче оешмаларны саклау, алар эшләрен дәвам итәрлек булсын”.
Министр әйтүенчә, дәүләт реклама бирүчеләргә дә, гражданнарга да ярдәм итәргә әзер.
Эш буенча бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта кайнар линиягә шалтыратырга киңәш итәләр. Телефон номерлары: (347)277-87-02 яки 8-800-7078841.
Читайте нас: