Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 11:30

Коронавирус Башкортстанның ике шәһәрендә таралырга мөмкин

Радий Хәбиров: “Без бу ике шәһәр халкы өчен нык борчылабыз”.

Башкортстан власте Сибай һәм Баймак халкы өчен аеруча борчыла.
Чөнки бу шәһәрләрдә коронавирус йоктыручылар саны кискен артырга мөмкин дигән фараз бар.
“Без Сибай һәм Баймак халкы өчен нык борчылабыз. Сибай һәм Баймакта вирус йоктыручылар саны күп булу ихтималы бар, – диде Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров район хакимиятләре башлыклары белән киңәшмәдә. – Кем безгә бу чирне алып килде? Чиләбе өлкәсенең ике җавапсыз кешесе”.
Мәгълүм булуынча, Чиләбе өлкәсендә яшәүче ике кеше чит илгә барып кайтканнан соң, үзизоляциягә китмичә, сәүдәләрен дәвам иткәннәр. Алар 22 мартта Сибайның шәһәр базарында ит сатканнар. Бу көнне базарда сатып алучылар, гадәттәгечә, күп булган...
Читайте нас: