Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова республика халкына дәртләндергеч сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Һәм берләшеп пандемияне туктатырга өндәде.
Моның өчен, Каринэ Хәбирова сүзләре буенча, өйдә калырга кирәк, шул ук вакытта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән гигиена таләпләрен үтәргә онытмаска чакыра.
“Даими рәвештә кулларыгызны юыгыз. Җәмәгать урыннарында 2 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәгез, компанияләр белән җыелышмагыз, кунакка йөрмәгез — бу хәвефле булырга мөмкин. Күзләрегезгә, авызыгыза кагылмагыз. Респиратор гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Онытмагыз, без барыбыз инде вирусны йөртергә мөмкинбез. Шуңа башкалар хакында да уйлагыз. Вируска арытаба таралырга ирек бирмәгез! Маскалар киегез! Күп тапкыр кулланыла торган маскалар булса яхшырак. Чөнки бер тапкыр кулланыла торганнары бу пандемия чорына бик күп кирәгәчәк. Температура күтәрелү һәм ютәл башлану белән кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез”, — дип яза ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Шул ук вакытта Каринэ Хәбирова яңадан-яңа мәгълүматларны күзәтеп барырга, белгечләр киңәшләрен үтәргә тәкъдим итте. Аннары псхологик халәт хакында да – якыннарга мәхәббәт бүләк итәргә онытмаска кирәк, ди ул.