Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 01:17

Иремне сөяркәсе янына җибәрәлмим...

Карантин кешеләрне сәер адымнарга этәрә башлаган.

Франциядә үз-үзләрен изоляцияләү режимында полициягә сәер шалтыратучылар күбәйгән.
17 марттан бирле Франциядә урамга бары тик аптекага яисә кибеткә барыр өчен генә чыгарга ярый. Күпләр өйдә утыра-утыра арып киткән ахры, хокук саклау органнарына сәер сүзләр белән шалтырата башлаганнар. Жандармериянең матбугат сәркәтибе белдерүенчә, кешеләр сөйләшеп вакыт үткәрергә булса да шалтырата икән.
Бер хатын полициягә шалтыратып, карантин аркасында ирен сөяркәсе янына җибәрә алмавына зарланган. Ире һәр ял көнендә аның янына барып йөргән икән, карантин исә хыянәткә юлны япкан.
Икенче бер хатын исә полицейскиларга ире белән аерылышканнан соң икенче ир белән очрашып йөри башлавы турында бәян иткән. Коронавирус аркасында ул да сөйгәне белән очраша алмый икән, чөнки ул 25 чакрым ераклыкта яши ди.
Ә менә бер ир хокук сакчыларына шалтыратып, таныш түгел кешенең аның атын сыйпап китүе турында әйткән. Аны атның коронавирус белән авырырга мөмкин булуы борчый.
Чүп-чар сәбәпләр аркасында карантинны бозучылар да җитәрлек икән. Пикардинда яшәүче берәүне өеннән 50 чакрым ераклыкта тотканнар. Ул кассуле – рагу белән запеканкага ошаган аш төре сатып алырга чыккан булган икән. Икенче берәү исә машинасын юарга чыккан.
Чыганак: lenta.ru
Фото: twitter.com
Читайте нас: