Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 22:00

Ике республика чигендә бетон блокларны нигә урнаштырганнар?

Кемдер, күрәсең, хәлне дөрес аңламаган

Әледән-әле коронавирус белән бәйле сәер хәлләр ишетелеп тора: бүген иртән, 1 апрельдә, Башкортстанда яшәүче берәү социаль челтәрләрдә Татарстан белән чиктә, Октябрьский янында бетон баррикада пәйда булуы турында хәбәр иткән.
Аның әйтүенчә, блокларны урындагы елга аша салынган күпердә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытына урнаштырганнар. Шуның белән, имеш тә, урындагы халык өчен бик мөһим транспорт юлын япканнар.
“Башинформ” агентлыгы бу хәбәргә аңлатма алу максаты белән Татарстанның Ютазы районы хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Баксаң, бу чара күпернең начар хәлдә булуы белән бәйле икән.
“2016 елда махсус оешма тарафыннан техник тикшерү үткәргәннән соң, күпернең төп “несущий” конструкцияләренең техник торышы канәгатьләнерлек түгел дип табылды. 2019-2020 елның кышы җылы килгәнлектән, конструкциянең “несущий”лары тутыкты, чатнаган урыннар барлыкка килде, бетон нигезе критик хәлгә килде”, - дип аңлатканнар бу хәл уңаеннан хакимияттә.
“Президент төбәкләр арасында чикләр юк, бигрәк тә ике тугандаш республика арасында, диде. Бу хәлне, мөгаен да, кемдер дөрес аңламаган, дип уйлыйм, - диде бу җәһәттән Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. – Бер атна элек мин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштем. Ике республика халкы да файдаланганлыктан, күпергә уртак көчләр белән ремонт ясау мәсьәләсен тикшердек. Уртак көчләр белән ремонтлау дөрес тә булыр иде. Без бу тема буенча компромисс таптык, бер карарга килдек. Ә әлегә безгә өйләребездә калырга, якыннарыбызга чир йоктырмаска тиешбез”.
Әлеге вакытта водительләргә Әбсәләм авылы аша башка урау юлдан файдаланырга тәкъдим итәләр.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: