Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 апрель 2020, 17:25

Дежур төркемнәр эшли

Кайбер балалар бакчага да йөри.

Кайбер балалар бакчага да йөри.
Бүгенгә кадәр Уфада 84 балалар бакчасында 84 дежур төркем эшләп килде.
Бу хакта бүген Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган брифингта Уфа мэры хакимиятенең җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр иткән иде.
Бүген аларның санын бер дистәгә калдыру турында карар кабул ителде.
Уфа Мэры Өлфәт Мостафин әлеге минутларда шундый күрсәтмәгә кул куйды.
Мэриянең матбугат секретаре Марсель Байдәүләтов белдерүенчә, балалар бакчалары барысы да ябыла, дежур калдырылган10 бакча гына эшлиячәк. Кайсылары эшләр, анысы тиздән билгеле булыр. Мәгълүмат Уфа шәһәре хакимияте сайтында урнаштырылыр.
Читайте нас: