Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 март 2020, 11:28

Радий Хәбиров: Уйлана башлагыз

Башкортстанда үз-үзеңне тулысынча изоляцияләү режимы кайчан кертелер?

31 март иртәсенә Русиянең 27 төбәгендә тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Кичә гражданнарның урамнарда ирекле йөрүләрен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә тыйдылар. Русия премьер-министры Михаил Мишустин әлеге чараларны башка төбәкләргә кабул итәргә кушты.
“Стопкоронавирус.рф” сайты мәгълүматлары буенча, 30 март кичендә үз-үзеңне тулысынча изоляцияләү режимы Адыгея, Коми, Мари Эл, Татарстан, Якутия, Чечня, Чувашия республикаларында, Архангель, Вологда, Иркустк, Калининград, Мурманск, Новгород, Липецк, Рязань, Свердловск, Ульяновск, Белгород, Волгоград, Курск, Түбән Новгород, Саратов, Ленинград өлкәләре һәм Санкт-Петербург шәһәрендә кертелде.
Гомум изоляция режимына ярашлы, гражданнар яшәгән урыннарыннан җитди сәбәпсез чыгып йөрмәскә тиеш. Бу сәбәпләргә:
  1. Медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткәндә яисә сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта,
  2. Эшкә барган очракта,
  3. Йорт хайваннарын тышта йөртеп керергә кирәккән хәлдә,
  4. Чүп түккәндә,
  5. Кибет яисә аптекага чыкканда.
Якын арада үз-үзеңне тулысынча изоляцияләү режимын Башкортстанда да кертергә ниятлиләр. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан район башлыклары һәм хөкүмәт әгъзалары белән утырыш оештырырга йөкләмә бирде. “Гражданнарның үз-үзләрен тулысынча изоляцияләү режимына күчерү хакында уйлана башлагыз”, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: