Санкт-Петербургта тулысынча үзаллы изоляция режимы кертелгән. Тиешле карарны шәһәрнең губернаторы Александр Беглов имзалаган.
Документка ярашлы, Петербург халкына яшәгән урыннарыннан чыкмаска киңәш ителә. Ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү, сәламәтлеккә турыдан-туры янаган очраклар, “карарда тыелмаган бер урыннан икенче урынга бару”, якындагы кибетләргә чыгулар искәрмә булып тора.
Шулай ук питерлыларга маэмайларын тышта йөртеп керергә, яшәгән урыннарыннан 100 метр ераклыкка барып чүп түгәргә рөхсәт ителә.
Карарда шуны да әйтеп үткәннәр: Санкт-Петербургта үзаллы изоляция режимы 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә менә 5 апрельгә кадәр барлык шәһәрлеләргә дә яшәү урыннарын ташлап китмәскә киңәш ителә.