Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 март 2020, 15:25

Мәскәүлеләргә акчалата ярдәм күрсәтәләр

Безгә булырмы?

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус вакытында өлкән яшьтәге мәскәүлеләрне өй режимын сакларга чакырган һәм акчалата компенсация тәкъдим иткән, дип ишеттек. Шул дөресме?
Р.Сабиров.
Дөрес дип әйтергә тулы нигез бар. Сергей Собянин үзенең мөрәҗәгатендә: “26 марттан 14 апрельгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк мәскәүлеләр, шулай ук хроник чирләре булган гражданнар өй режимын сакларга тиеш”, - диде. Бу категория гражданнарга кибетләргә һәм даруханәләргә бик кирәк булганда гына чыгарга рөхсәт ителә. Мөмкинлекләре булганнарга дачаларына юлланырга киңәш ителә.
Үз-үзеңне изоляцияләү белән бәйле өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен өлкән яшьтәге һәм хроник чирләре булган мәскәүлеләргә бер мәртәбә 4 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Аның 2 меңен аванс итеп бирәчәкләр, тагын да 2 мең сумын – җаваплы рәвештә сакланган өй режимы тәмамланганнан соң. Ә безнең төбәктә әлегә акчалата ярдәм булачагы турында ишетелмәде.

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: