Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 март 2020, 02:04

Италиядән кайтып, ярты авылны коронавирус белән чирләткән

Хәзер авылдашлары алдында тезләнеп гафу үтенә.(видео)

Украинада яшәүче бер хатын авылдашларына коронавирус йоктырган өчен тезләнеп гафу үтенгән.

Әлеге ханым Черновицк өлкәсенең Коленковлар авылыннан. Күптән түгел ул Италиядә йөреп кайткан, әмма үз-үзен изоляцияләмәгән, берни булмагандай йөргән. Нәтиҗәдә, COVID-19 балаларына һәм оныкларына йоккан, шулай ук, авылында 14 кеше, шул исәптән авыл башлыгы да чирләгән. Хәзер авылдашлары аны янап куркыталар икән. Хатын бу хәлгә түзә алмыйча, видео яздырткан:

«Сез минем өемне яндырырга телисез икән дип ишеттем, балаларымны, оныкларымны да кыйныйбыз, дисез. Мин бүген дәваханәдән терелеп кайттым. Балаларым да савыктылар. Барыбыз да исән-саубыз. Теләсәгез, мине үтерегез, әмма, зинһар өчен, балаларыма тимәгез инде! Мин сездән гафу үтенәм". Бүтән Италиягә бармаска ант итәм, тик кичерә күрегез мине", - дип ялварган тезләнгән килеш. Видеосы монда .

Ул гаиләсе белән хәзер бер кая да чыкмый. Өйләрендә ашарга калмаган, запас азык-төлекләре беткән. Билгеле, хәзер ярдәм сорар кешеләре дә юк.

Әйткәндәй, Украинада бүгенге көндә коронавирус белән чирләүчеләрнең саны 350дән артык, 9 кеше үлгән.
Читайте нас: