Кырымда булган бу хәл. Бер кеше изоляция режимын бозып чыгып киткән һәм тагын бер кешегә вирус йоктырган. Кырымның иминлек саклау органнары карантин нормаларын бозган бу адәмгә карата тикшерү эшен кузгаткан. Бу хакта Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов белдергән.
РФ Җинаять кодексындагы үзгәрешләргә ярашлы, тәртип бозучы бик зур күләмдә штрафка тарттырылачак яки 7 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк. COVID-19 белән авыручы кеше карантиннан качкач, медицина үзәгенә тикшеренергә барган һәм үзәк хезмәткәренә авыру йоктырган. Аның белән аралашкан тагын 78 кеше әлеге вакытта изоляциядә яки инфекция дәваханәсендә.
Кызганычка каршы, мондый хәлләр ил буенча бер генә очрак түгел икән. 29 март көнне Свердловский өлкәсендә шундый ук тикшерү эше башланган. Алапаевский шәһәрендә яшәүче хатын-кыз Таиландта йөреп кайткач, Инстаграмда врачларга барырга җыенмавы һәм изоляция режимын сакламавы турында белдергән.
27 мартта, Санкт-Петербургта 32 яшьлек ир-егет карантиннан качкан. Ул анда чит илдә йөреп кайткач, карантин шартлары буенча, коронавирус белән авырган очракта чир таратмасын өчен урнаштырылган булган. Берничә сәгатьтән соң аны тотканнар, полиция хәзер ул адәм аралашкан кешеләрне эзли. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен бу иргә карата җинаять эше кузгатылган. Әгәр ул шул вакыт арасында тагын кемнәрнедер зарарлап өлгергән булса, бер елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
Санкт-Петербург полициясе тагын бер 36яшьлек хатынны эзли. Ханым чит илдән кайткач, изоляция режимын бозган. 27 мартта тикшерү вакытында ул өендә булмаган. Ул 500 мең сумга кадәр штрафка тарттырылачак.
Тагын да элегрәк, Ставрополь краенда, Ирина Санниковага карата җинаять эше кузгатылды. Бу табибә 11 пациентка коронавирус йоктыруда гаепләнә. Аңа ике ел төрмә срогы яный. Табибә март башында Испаниягә киткән. Бу хакта ул Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм үзе эшләгән медицина югары уку йорты җитәкчелегенә дә хәбәр итмәгән. Кайткач та, берни дә белдермәгән һәм 14 көнгә изоляциягә китмәгән, университетта лекцияләр укуын, пациентлар белән аралашуын дәвам иткән. 17 мартта Санниковада коронавирус авыруы расланган. Аннан тыш, үпкәсе ялкынсынып, үзе дә авыр хәлгә җиткән, аны ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганнар.
Карантинны бозучыларга карата РФ Дәүләт думасында закон проекты әзерләнә. Яңа төр коронавирус пандемиясенә бәйле, РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертеләчәк. Аның авторлары —РФ Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин һәм думаның дәүләт төзелеше һәм законнар буенча комитеты рәисе Павел Крашенинников. Закон проекты крантинны бозучыларны 2млн.га кадәр штрафка тарттыру яки 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күзаллый.
Уйлап карагыз әле, бу вирус йөртүче бер кеше ничә кешене зарарларга сәләтле. Ә нәтиҗәсе ни белән бетә, ул хакта уйлавы да куркыныч. Ник кешеләр шундый очракта да үзләре турында гына уйлый икән. Эгоистлыкмы бу, битарафлыкмы, әллә күрә торып та акылсызлык күрсәтүме?