Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 март 2020, 12:00

Башкортстанда 13 сәүдә үзәге карантин режимын бозган

Шуңа карамастан, Радий Хәбиров бизнесны штрафлар белән батырмаска чакырды.

Күзәтчелек органнары Башкортстанда 13 сәүдә үзәге эшчәнлегендә карантин режимы бозылуын ачыклаган.
Аларның җитәкчеләренә карата административ протоколлар төзелгән. Бу хакта республиканың Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хөкүмәттә үткән киңәшмәдә хәбәр итте.
Аның чыгышыннан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “бизнесны штрафлар белән батырмаска” чакырды. “Протокол төзергә һәм кисәтергә – зинһар, бернинди штрафлар булмасын. Үтенәм. Сөйләшегез, аңлатыгыз, әмма кизәнеп сугарга кирәкми”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, республикада сәүдә предприятиеләренә коронавирус таралуга бәйле чикләүләр җомга кичен кертелде. Эшләми торган әлеге атнада кибетләрнең күбесе ябылды. Бары азык-төлек, төзелеш һәм хуҗалык товарлары сатучы кибетләр һәм даруханәләр генә эшли.
Сәүдә буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 590 сәүдә үзәгенең 143е ябылган. Бу – гомум санның 25 проценты дигән сүз.
Читайте нас: