Барлык яңалыклар
Коронавирус
31 март 2020, 15:50

Башкортстан төрмәләрендә битлекләр тегә башладылар

Чирлеләр саны көннән-көн арта, ә битлекләр җитешми.

Чирлеләр саны көннән-көн арта, ә битлекләр җитешми. Даруханәләргә кайтканын халык чират торып алып бетерә. Бу хәлне исәпкә алып, республика төрмәләре тиздән күпләп битлекләр җитештерү эшенә тотыначак. Бу хакта БР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә БР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Шельдяев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 27 март көнне «Башфармация» Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенә битлек җитештерү өчен кирәкле техник җиһазларын һәм чимал тапшырган. Икенче көнне тәҗрибә үрнәкләре тегелгән дә.
Бүгенге көндә Башкортстанда 38 предприятие битлек җитештерү белән мәшгуль. Алар көненә 50 мең данә тегә. Инде бүгеннән 300 меңнән артыгы сатуга чыгарга тора. Аларны дәүләт даруханәләре челтәре буенча таратачаклар. Тиздән тагын 700 мең әзер булачак, җомга көнне — 600 мең.
Читайте нас: