Тикшерүчеләр коткы таратучыны эзли.
Тикшерү Комитеты Мәскәү төбәгендә комендант сәгате кертелә, дип хәбәр тараткан кешене эзли.
Тикшерү эше буенча, 26 мартта кемдер берәү интернетта Мәскәү төбәгендә чикләү чаралары кертелә дигән эчтәлектәге видеролик урнаштырган булган. Тикшерүчеләр аның бу адымын халык арасында ыгы-зыгы тудыру ниятендә эшләнгән дип белдерә. Әлеге вакытта видеоны төшергән һәм ялган хәбәрне таратучының кем булуын ачыклыйлар.