Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 23:10

Таҗ йөртүчеләрне дә аямый ...

«Кызыл принцесса» коронавирустан җан тәслим кылган.

«Кызыл принцесса» коронавирустан җан тәслим кылган.
Король Филипп VIның туганнан туган апасы Европаның монархия гаиләләре вәкилләре арасында пандемиянең беренче корбаны булды.
Социалистик монархия идеяләре яклы булганы өчен «Кызыл принцесса» дип йөртелгән Мария Терезага 86 яшь була.
Хәзер Испания короле нәселеннән булган тагын ике вәкилнең вирус белән зарарлануы турында билгеле булган: Британия тәхете варисы принц Чарльз һәм Монако кенәзе Альбер II.
Испаниядә илдә инфекция тарала башлаганнан бирле яңа коронавирус йоктыруның 78 797 очрагы теркәлгән. Бу хакта якшәмбе көнне Корольлекнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, илдә 6 528 кеше үлгән, 14 709 пациент терелгән. Иң күп авыручылар Мадрид (22 677) автономияле берләшмәсендә. Шул рәвешле, илдә бу афәт күп әҗәлләр белән тәмамлана һәм инфекцияле кешеләр саны зур тизлек белән арта.
Шимбә көнне ведомство 72 248 авыру теркәлүе һәм эпидемиянең 5 690 корбаны турында хәбәр итте.
Испаниядә коронавирустан үлүчеләр саны Кытайдагы корбаннар саныннан артып китә, ди хәбәп итә “Эхо Москвы".
Читайте нас: