Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 14:10

Мәскәүдә тагы 1 коронавируслы пациент үлгән

Кызганыч, чир көннән-көн тарала.

Мәскәүнең Коммунарка поселогында урнашкан 40 санлы хастаханәдә 2 пациент үлгән. Бу хакта дәваханәнең баш табибы Денис Проценко хәбәр итә. Билгеле булуынча, анда коронавирус инфекциясен йоктыручылар дәвалана.
“Ике леталь очрак”, — дип яза ул үзенең Facebook битендә. Табиб өстәвенчә, тәүлегенә тагы 28 авыру китерелгән, 8е – дәваланып чыккан. Барлыгы дәваханәдә 348 авыру дәвалана, ди. Шуларның 193 — коронавирус инфекцияле (78е — расланган, 115 — шикле пациентлар).
Проценко сөйләвенчә, бер пациентка 80 яшь булган. Ул йөрәк авыруыннан интеккән, дәваханәгә пневмония диагнозы белән белән салганнар. 4 тәүлек ясалма сулыш алу аппараты астында яткач, пациент якты дөнья белән хушлашкан. Коронавируска булган анализ уңай нәтиҗә күрсәткән.
Икенче мәрхүмгә 69 яшь тулган булган, ул да пневмония белән авырган. Аның хәле шикәр диабеты аркасында кискенләшкән. “ИВЛ-да 3 тәүлек ятты. CoV инфекциясенә анализы шикле”, — ди Проценко.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә барлыгы 1014 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Башкалада дәваланган 8 пациент якты дөнья белән хушлашкан. 28е — терелгән.
Читайте нас: