Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 13:37

Кул биреп күрешү тыела

Бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралган вакытта кул биреп күрешүне туктатып торуны тәкъдим итте.

Бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралган вакытта кул биреп күрешүне туктатып торуны тәкъдим итте. Пандемия чорында бөтен дөньяда әлеге сәламләү формасыннан баш тарталар.
«Мин республикада бу чорда кул биреп сәламләшүне чикләп торуны тәкъдим итәм. Без, әлбәттә, моңа күнеккән. Безнең өчен бу кешегә хөрмәт күрсәтү алымы, кул үзеннән-үзе сузыла. Әмма, бер-беребезгә хөрмәт йөзеннән, инфекция тапшыруның иң актив ысулларының берсен юкка чыгарачакбыз", - диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: