Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 14:10

Коронавирус нинди температурада тиз үрчи?

Галимнәр моны ачыклаган.

Гонконг галимнәре коронавирус нинди температурада тиз үрчи икәнлеген ачыклаган.
Таҗлы вирус өчен иң уңай температура 4 градус тирәсе икән. Дезинфекция булмаганда 4 градус температурада аларның активлыгы 14 көннән соң азая башлый.
Ә 70 градуслы югары температурада COVID-19 вирусы 5 минут эчендә юкка чыга.
Моннан тыш коронавирусның төрле материалларда төрлечә саклануы билгеле. Кәгазьдә ул 3 сәгатьтән артык тора алмый. Киемдә һәм эшкәртелгән агачта – 2 көн, пыялада 4 көнгә кадәр саклана. Ә пластикта бу вирус озак – 7 көнгә кадәр яшәргә мөмкин. Шул кадәр үк ул медицина маскаларының тышкы өслегендә дә сакланырга мөмкин.
Читайте нас: