Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 13:00

Эльбрус Нигъмәтуллин: Өйдә утырабыз

Русиянең иң көчле кешесе өйдә утырырга чакырды.

“Русиянең иң көчле кешесе” исемен йөртүче Эльбрус Нигъмәтуллин Уфа халкын коронавирус хәвефенә бәйле чаралар вакытында җәмәгать урыннарында йөрмәскә, өйдә генә утырырга чакырды.
Ул үзенең социаль челтәрләрендә видео урнаштырган. Видеода Эльбрус Нигъмәтуллин “вирусны җиңәр өчен” өйдә утыру кирәклеген аңлата.
“Дуслар, бу хәлгә җитди каравыгызны сорыйм. Өйдә торыгыз, җавапсыз кыланмагыз! Җәмәгать урыннарында йөрмәгез! Бу барыбызга да кагыла. Әйдәгез, вирус – безне түгел, ә без вирусны җиңик”, – дип язган ул.
Күп кешеләр спортчының фикерен хуплаган.
Әйткәндәй, Эльбрус Нигъмәтуллин коронавирус карантины вакытында өйдә утыручылар артык тән авырлыгы җыймасын өчен уфалылар, Башкортстан һәм, гомумән, бар ил халкына ярдәм итәргә җыена. Моның өчен ул 30 марттан 5 апрельгә кадәр бушлай онлайн-марафон башлый.
Читайте нас: