Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 14:07

Читтән кайтучылар — игътибар үзәгендә

Чит илләрдән кайткан 795 кешенең карантин срогы чыккан.

Башкортстанның чит илләрдән кайткан 795 кешенең 14 көнлек карантин срогы чыкты, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
216 махсус мобиль бригада, чит илләрдән кайтучыларның үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәүне тикшерә.
29 мартка республикада чит илләрдән 9346 кеше кайткан, 8648 кеше тикшерелгән. Тикшерү барышында 2,5 мең кешенең күрсәтелгән адреслар буенча яшәмәве ачыкланган. Мондый очракларда, яшәү адресы турында белешмәләргә Эчке эшләр министрлыгында төгәллек кертелә. Бүгенгесе көндә 215 кеше үз-үзен изоляцияләү режимын боза. Хокук бозучылар турында белешмәләр, административ җаваплылыкка тарттыру өчен Роспотребнадзорга тапшырыла.
Читайте нас: