Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 18:44

Үбешмәскә һәм кочаклашмаска

Әйе. Билгеләнгән дистанцияне үтәү файдага гына.

Үбешмәскә, кочаклашмаска һәм бер-береңнән ким дигәндә 2 метрлык дистанцияне үтәргә. Бу киңәшләрне русиялеләргә Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерә. Шул уңайдан Уфа супермаркетлары һәм эре ритейлерларда идәнгә махсус разметка ябыштыра башлаганнар.
“Бу чаралар коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Хәтерегезгә төшерәбез, бик кирәккән очракларда гына гражданнарга җәмәгать урыннарына чыгарга киңәш ителә”, — диелә Уфа хакимиятенең рәсми мөрәҗәгатендә. — Сигналлы күрсәткечләр товар сайлаганда һәм чиратта торганда дистанция үтәргә кирәк икәнлеген искәртеп торачак”.
Әйе, дуслар. Кайчан гына әле без бу коточкыч афәткә елмаеп карый идек. Мессенджерлар аша көлкеле видеолар сала идек. Ә бүген? Урамнарда халык саны сирәгәйде. Балалар күпчелеге өйдә. Йорт аллары тулы машиналар. Эшкә йөрүчеләр сирәк. Кыскасы, БЕЗГӘ ДӘ КИЛЕП ҖИТТЕ.
Үзегезне саклагыз, дуслар! Саклану чаралары турында мәгълүмат җитәрлек. Өйдә торыгыз!
Читайте нас: