Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 13:31

Башкортстанда түрә һәм аның хатыны чит ил сәфәреннән соң ук эшкә чыккан

Башкортстанда түрәләрнең берсе белән бик күңелсез хәл билгеле булды. Бу турыда 30 мартта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәян итте.

Куергазы районының Ермолаево авыл биләмәсе хакимияте башлыгы һәм аның тормыш иптәше, күптән түгел Доминикан дәүләтеннән ялдан кайтканнар. Әмма алар бу хәлне яшергәннәр һәм эшкә чыкканнар. Шулай ук аның хатыны, мәгариф өлкәсендә медицина хезмәткәре буларак кешеләрне кабул иткәнлеге, аларны дәвалау белән шөгыльләнүе ачыклана.
«Бу бик начар һәм җавапсыз караш. Мондый кешеләр белән аерылышырга кирәк. Бу әйләнә-тирәдәгеләргә карата намуссыз гамәл. Һәм мондый гамәлләр түрәләргә карата карашны тик начар якка үзгәртә. Шундый хәлләрдән соң, нинди мораль хокук белән без кешеләрдән нәрсә дә булса таләп итә алабыз. Бу кеше белән, һичшиксез, хушлашырга кирәк, андыйлар дәүләт хакимияте органнарында булырга тиеш түгел», -дип белдерде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы мондый фактларны ачыклап, чара күрү кирәклеген ассызыклады.
Читайте нас: