Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 16:20

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләрнең хәле ничек?

Бу хакта Максим Забелин бәян итте.

Бүген үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән чирләүчеләрнең хәле турында хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Уфаның инфекция чирләре дәваханәсендә дәваланучы биш пациентның да хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Шул ук вакытта 104 пациент коронавируска шикле дип танылган, аларның 17се – балалар. Бу пациентлар барысы да республика дәваханәләренә урнаштырылган.
Читайте нас: