Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 март 2020, 16:20

Акыллы, законны белгән җитәкче болай итмәс иде

Ул 800 хезмәткәрне эштән азат итәргә уйлаган

Башкортстанда коронавирус буенча пандемия аркасында бер җитәкче компаниядә эшләгән 800 хезмәткәрне үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр иткән, дип хәбәр итте хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Билгеле булуынча, бу - “Транстехсервис” автомобильләр сату буенча компания икән. Компания җитәкчесе кул астында эшләүчеләргә мөрәҗәгатендә болай дигән: “Мин әле сезгә янамыйм. Әмма ләкин баш тартсагыз, ничек һәм нәрсә булып бетәчәге аңлашылмый. Беркемне дә статьялар белән эштән җибәрергә теләмәс идем...”
Әлеге хәлгә аңлатма биреп, Ленара Иванова “бу җитәкчегә карата сораулар күп туачак”, диде.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия хөкүмәте хезмәт урыннарында коронавирус, карантин аркасында хезмәткәрләрне эштән азат итүне тыйды. Барлык җитәкчеләргә карата мөрәҗәгатьтә ачык әйтелде – мондый хәл аркасында хезмәт килешүен бозарга ярамый. Әгәр җитәкче шундый чарага бара икән, аның компаниясен прокуратура, хезмәт инспекциясе, салым органнары тарафыннан масштаблы тикшерүләр көтә.
Гаделсез эштән азат итү очраклары булса, дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очраклар – Хезмәт Кодексын тупас бозу була, диләр белгечләр. Пандемия вакытында эштән кууларның тагын бер җәзасы – җитди штраф санкцияләре.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас в